КАЮМ НАСЫЙРИ ТУГАН АВЫЛЫ УРАМЫНА АСФАЛЬТ САЛЫНА
2 ноября 2024
Татарның бөек мәгърифәтчесе К.Насыйриның 200 еллыгына әзерлек программасы нигезендә, ниһаять, авыл асфальтлы булачак. Әлбәттә, моңа зур көчне Асия Наилевна Гобәйдуллина куйды. Юл 2025 нче елда гына булырга тиеш булса да, район башлыгы Михаил Павлович Афанасьев республика җитәкчелеге белән сөйләшеп, бу эшне быел ук башкару мөмкинлегенә иреште. Эш бар куәтенә бара. Һава торышы юл салу эшенә комачауламас дип ышанып калабыз! Уңышлар юлчыларга!